

Юбилеең белән, безнең кадерле әниебез! 75 яшь - гаҗәеп дата, ул син безгә еллар дәвамында өләшкән акыл, игелек hәм искиткеч көч символы.
Безне яратуың, кайгыртучанлыгың, ярдәмең hәм безнең өчен кылган барлык игелекләрең өчен зур рәхмәт. Син безне яхшылыкка ышанырга, көчле булырга hәм беркайчан да бирешмәскә өйрәттең.
Сиңа чын күңелдән ныклы сәламәтлек, рух күтәренкелеге hәм куанычлы көннәр телибез. Янәшәдә яраткан кешеләрең булсын, өйдә - ямь, ә күңелдә тынычлык һәм гармония хөкем сөрсен.
Шулай ук якты күңелле, игелекле hәм гаҗәеп кеше булып кал! Без сине бик яратабыз hәм hәрвакыт янәшәңдә булачакбыз! Туган көнең белән, кадерлебез!
Җылы hәм ихлас котлаулар белән балаларың, оныкларың, туруннарың.